Мисыр кунакханәләрендә пляжлар ябыла
Туристлар яр буйларында акулалар күргән
Мисырның Хургада һәм Макадидагы популяр курортларында 10 пляжны вакытлыча япканнар. Туристлар ярдан ерак түгел берничә акула күргән. Бу хакта SHOT каналы хәбәр итә.
Зыян күрүчеләр юк, әмма ял итүчеләрнең куркынычсызлыгы өчен коену, дайвинг һәм балык тоту тыелган. Кайберләрендә инде чикләүләрне алганнар, әмма туристларны кисәтәләр.
Тур операторлары да билет сатып алганчы ук кисәтә. Акулалар һөҗүме Мисырда беренче тапкыр гына түгел. 2023 елда Хургадада акула Россиядән килгән туристка ташланган иде, ир ат вафат булды. Бу елның августында Төркиянең Бодрум пляжында берничә акуланы күргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев