Мисырда зур фаҗига
Яңалыклар тасмасы

Мисырда зур фаҗига

Гадәттән тыш хәл урынында коткаручылар эшли.

Мисырда 13 катлы йорт җимерелгән. Гадәттән тыш хәл Александрия шәһәренең Халил Хамада урамында булган. Җирле Youm7 басмасы мәгълүматлары буенча, күп кешеләр җимерекләр астында калган. Билгеле булганча, бинадагы фатирларны җәй буе арендага биргән булганнар. Өстәвенә, беренче катында супермаркет та булган. 

Хәзерге вакытка 4 кешенең хастаханәгә озатылуы мәгълүм. Гадәттән тыш хәл урынында коткаручылар эшли.

фото:  РИА Новости

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев