Мисырда тиз тарала торган куркыныч йогышлы чир чыккан
Яңалыклар тасмасы

Мисырда тиз тарала торган куркыныч йогышлы чир чыккан

Роспотребнадзор белгечләре әлеге илдән кайткан пассажирларны тикшерә башлаган.

Социаль челтәрләрдә Мисырда йогышлы чир тарала башлавын хәбәр иттеләр. Бүгенге көндә билгесез авырудан 60тан артык кеше зыян күргән. Аларның барысында да югары температура, хәлсезлек билгеләре күзәтелгән.

Моны истә тотып, Роспотребнадзор белгечләре әлеге илдән кайткан пассажирларны тикшерә башлаган.

«Чит илгә баручы шәһәрдәшләребез гигиена кагыйдәләрен истән чыгармасыннар иде. Кеше күп йөри торган урыннарда битлек кию, җиләк-җимешне юып ашау, бит, кулларны даими юуу беркайчан да артык булмый»,  - ди Л. Ганиева исемендәге 4нче шифаханә табибы Гөлсәрия Абдуллина.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек афәт

Нет комментариев