Студентларны да мобилизациялиләр мени?
Бу һәм башка сорауларга тикшерүчеләр җавап бирә.
Хәрби операциядә катнашучы, мобилизацияләнгән ир-егетләр һәм аларның гаиләләре өчен кайнар элемтә эшли башлады. Ул РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин кушуы буенча булдырылды.
Кайнар элемтә - 8-800-100-12-60 (тавыш менюсында 5 саны)
Кайнар элемтә тәүлек буе эшли. Шалтырату бушлай.
Тикшерү комитеты хезмәткәрләре хәрби операциягә кагылышлы борчыган сорауларга җавап бирәчәк. Медицина ярдәме, түләүләр һәм социаль яклау буенча да мәгълүмат алып була.
Мисал өчен, Мәскәү өлкәсендә көндезге бүлектә укучы студенты мобилизацияләргә теләгәннәр. Бу очрак хакында Lenta.ru хәбәр итә. Аны башта хәрби комиссариатка чакыралар, аннары мобилизация пунктына җибәрәләр. Кеше хокукларын яклау бенча белгеч ярдәме белән генә проблема уңай хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев