Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мобилизацияләнгән солдатларга дога китаплары өләшәчәкләр

ТР мөселманнары Диния нәзарәте дога җыентыклары нәшер итә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте мобилизация игълан ителгәч, Казандагы солдатларга 1500 данә догалар китабы таратты. Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә хәрби операциягә чакырылучы мөселманнар бар. Шуңа күрә басманы 3000 тиражлы итеп бастыру максаты куелды. 

Китаплар ир-егетләргә Казандагы хәрби җыю пунктларында таратылачак. Шулай ук “Хозур” нәшриятыннан да алырга мөмкин булачак.

Әлеге дога китабы уч төбенә сыйдырышлы. Солдатлар аларны һәрвакыт үз янында тота һәм махсус хәрби операция үткәрү урыннарында авыр минутларда файдалана ала. “Молитвы – дуа” китапчыгында Аллаһы Тәгаләдән ярдәм һәм яклау сорау өчен, шулай ук борчылу һәм куркудан, дошманнардан котылу өчен һ.б. догалар тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин