Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Модернизациядән соң кайнар цинклау цехы ачылды

Шушы көннәрдә "Ак Барс Металл" ҖЧҖдә модернизациядән соң кайнар цинклау цехы ачылды. Кайнар цинклау – иң ышанычлы, экономияле һәм металл конструкцияләрен коррозиядән саклауның киң таралган ысулларының берсе булып санала.

 Цехның төп үзенчәлеге – Идел буенда иң зур цинклау ваннасы, аның җитештерү егәрлекләре елына 40 мең тонна цинклау буенча эшләр башкарырга мөмкинлек бирә.

Җитештерүнең тантаналы старты рәсми ачудан башланды, аңа мәртәбәле кунаклар чакырылган иде. Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина "Ак Барс Металл" ҖЧҖ хезмәткәрләрен тантаналы вакыйга белән котлады.
Тарихи вакыйга уңаеннан "Ак Барс Металл" предприятиесенең хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Тантаналы мизгелдә, «Пуск» символик төймәсенә басып, җитештерүне башлап җибәрделәр. Алга таба барлык кунакларга «Камаз» автомобиле ярымприцепының беренче цинкланган рамасы тәкъдим ителде. Чара кысаларында «Ак Барс Металл» һәм «Туймазы автобетоновозлар заводы» ААҖ арасында хезмәттәшлек турында беренче килешү имзаланды.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы