Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Мөнәвир Калчурин: «Балык дип, фатир алырлык акча туздырдым»

50 елдан артык «стажы» булган балыкчы белән әңгәмә.

«Боз өстенә чыкмагыз!» дип МЧС хезмәте быел гел кисәтеп торды. Аңлашыла да, кыш җылы килде. Боз тиешенчә катмый, су чыгып торган урыннар да шактый. Мисал өчен, Түбән Кама ГЭСы бьефы. Әмма балыкчыларга әйттең ни, әйтмәдең ни... Боз ярылганчы утыралар. Балык чире кагылганмыни?! «Дөрестән дә, чир бу, балык хәтта төшемә дә керә», – ди 50 елдан артык «стажы» булган Мөнәвир Калчурин. Балыкчы җиһазлары белән аның хәтта гаражы тулган.   

-    Мөнәвир абый, ничә яшегездән балык тотасыз? 
-    70нче еллардан бирле. Ул чакта 23 яшьләр тирәсе булгандыр. 

-    Балык тотар өчен бер гараж җиһазлар кирәкме? 
-    Кибеткә кергәч, балалар сыман күз кызыга бит. Тотам да сатып алам инде. Балыкчы өчен бөтен кирәк-яраклар да бар. Утызга якын кармак. Аның яртысы җәй көне тотар өчен. Су астындагы балыкларны  күрсәтүче аппаратым да бар хәтта. «Бер фатир алырлык әйбер җыйдың инде», – ди Җәннәт апаң.  

-    30 кармак... күп түгелме?   
-    Көймәдә утырганда – кыска кармак, яр буеннан тотканда озыны кирәк. Донка дигәне – төпкә ата торганы бар. Анысы инде 3-4 метрлы. Балыкның төренә дә карыйсың. Судакка бертөрле, вак балыкка икенче төрле, табан балыгына тагын башкасы кирәк.   

-    Димәк, сез беркайчан да балыксыз кайтмыйсыз... 
-    Буш чиләк белән кайткан көннәрем күп (көлә).

-    Андый вакытта кәефегез төшә инде...
-    Юк... Киресенчә, чистартасы булмый дип сөенеп кайтам. Үзем чистартам бит мин аны. Җәннәт апагыз бу җаваплы эшне миңа тапшырды (көлә). Кайтканда: «Кая балыгың?» – дип сорыйлар да, күлдә, суда калды дип шаяртам. Иң мөһиме  – рәхәтләнеп ял итеп кайтам. Балык тотуның бөтен рәхәте шунда бит. Ул мине нык тынычландыра. 

Дәвамы «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасында. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев