«Мондый балалар киләчәккә өмет уята»
Чаллыга милли уен коралларында уйнаучылар җыелды.
Чаллыда курайчы, композитор Иңбер Шәфыйков иҗатына багышланган «Моңлы дөнья» V халыкара фольклор фестиваль-конкурсының гала концерты узды.
Әлеге проект башланганнан бирле анда 100гә якын кеше, 50дән артык коллектив катнашты.

Быелгысы аеруча масштаблы иде. Гала-концертта Мәскәү, Казан, Чаллы, Алабуга, Әлмәт шәһәрләреннән, республика районнарыннан, Башкортостаннан аерым башкаручылар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Алар төрле музыка уен коралларында уйнап татар халык моңнарын яңгыраттылар.
Концерт музыкант Рөстәм Фәттахов җитәкчелегендәге «Моң» һәм «Моңлы курай» ансамбльләренең берләштерелгән чыгышлары белән башланып китте. Аннары сәхнәгә бер-бер артлы республиканың таланты балалары, иҗат коллективлары чыкты. Тамашачылар Мәскәүдән – Илдар Галлямиев, Башкортостаннан – Аяз һәм Фаяз Камаловлар, Чаллыдан «Әллүки» курайчылар ансамбле, Мөслимнән «Тургай», Әлмәттән «Ак лачын» һәм «Торымтай» этно-музыкаль коллективлары, Сарманнан «Әүлия моңнары» ансамбле чыгышын аеруча җылы кабул иттеләр.

Гомумән концертта катнашкан 30га якын коллективның һәрберсе үзенең чыгышын югары профессионал дәрәҗәдә башкарды.
«Энергетик» мәдәният сарае директоры Венера Садирова татар моңнарын саклап калуга, милли музыка уен коралларын пропагандалауга өлеш керткән коллективларга, талантлаы балаларга һәм аларның укытучыларына рәхмәт әйтте.
«Бу фестиваль директор урынбасары, хезмәткәребез Рөстәм Фәттахов тырышлыгы белән елдан-ел оешкан төстә, матур уза. Аның географиясе киңәя. Татар моңын сакларга зур өлеш керткән укытучыларга, укучыларга баш иеп рәхмәт әйтәм», – дип ул финалга чыккан катнашучыларга лауреат дипломнары тапшырды.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева да талантлы балаларга соклануын белдерде.
«Әлеге фестивальне зурлап узлыручы Рөстәм Фәттахов кайчандыр үзе «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә иҗат юлын башлап җибәрде. Бүген ул бирегә күпме талантлы баланы бер сәхнәгә җыйды. Мондый балаларны күреп ничек сөенмисең?! Бу татар моңын һәм милләтне яратучыларда киләчәккә өмет уята», – диде ул.
Фестивальнең Гран-при бүләгенә 13 балалар сәнгать мәктәбеннән Алмаз Шәкүров, Саба районынна үрнәк «Дубая» ансамбле Чаллы педагогия көллиятеннән Александр Прилепа белән Лилиана Шәңгәрәева дуэты лаек булды.

Әтисенең исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән өчен Камилә Шәфыйкова-Гозерова «Энергетик» мәдәният йорты җитәкчләренә, шәхсән Рөстәм Фәттаховка рәхмәт белдерде.
Моңлы чараны оештыручы Рөстәм Фәттахов та хисләре белән уртаклашты.
«Иңбер Шәфыйков – Чаллы мәдәнияте һәм киләчәк буынны милли рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткән шәхес. Ул төрле хорлар, ансмабльләр оештырды, матур җырлар язды. Күпме баланы курайда уйнарга өйрәтте. Ул курайларны да үзе ясый иде. Мин аның исемен мәңгеләштерү максатыннан «Моңлы дөнья» фестивале оештыра башладым. Анда татар музыка уен коралларында уйнаган һәркем катнаша ала. Фестивальне оештыруга директорыбыз Венера Садирова, Камилә һәм Ренат Гозәеровлар, шәһәр Советы депутаты «СтройТраст» компаниясе директоры Раил Минегалиев, мәгълүмати партнерларыбыз «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары һәм башкалар ярдәм итте. Мин бу фестивальдән канәгать калдым, тамашачыларның аз булуы гына бераз кәефемне кырды», – диде.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев