Мондый хөрмәт Чаллыда гына
Яңалыклар тасмасы

Мондый хөрмәт Чаллыда гына

Әлеге күркәм чара өченче ел рәттән үткәрелә.

Чаллыда Өлкәннәр декадасы уңаеннан шәһәр һәм Кама төбәге әдипләре өчен хөрмәтләү кичәсе булды. ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин инициативасы белән мондый күркәм чара өченче ел рәттән үткәрелә.

Кичәдә катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла иҗат әһелләрен болай туплап хөрмәт күрсәтү фәкать Чаллыда гына булуын ассызыклады. Татар Конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров милләтебезне саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән шәһәрдәшләребезгә Рәхмәт хатлары тапшырды.


Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев