Мошенниклар БДИ вакытында алдарга мөмкиннәр
Бу хакта ТР Прокуратурасында кисәттеләр.
Прокуратура хезмәткәрләре әйтүенчә, мошенниклар мессенджерларда һәм БДИга дөрес җаваплар вәгъдә иткән сайтларда белдерүләр бастыра.
Җавап алырга теләгән корбанга акчаны аноним карталарга, СБП яки хәтта криптовалюта аша күчерергә сорыйлар.
Аннары укучы узган еллар җаваплары белән файллар ала яки бөтенләй җавап алмый. Шантаж аеруча куркыныч: бу очракта аферистлар өстәмә түләү таләп итә башлый, ә баш тарткан очракта корбанның җавап сатып алуы турында тиешле органнарга хәбә итү белән яныйлар.
«БДИның чын вариантларын сатып алу мөмкин түгел. Җаваплар сатып алу – ул акча югалту гына түгел, ә алдау корбаны булу куркынычы да», – диләр прокуратурада.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев