Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар: «ЕГЭда күчергәнсез», - дип укучыларга смслар юллый башлаган

Аферистлар үзләрен имтихан үткәрү пунктында иҗтимагый күзәтүчеләр дип таныштырган.

Россиядә Бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ)  һәм Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) тапшыручы укучыларны алдауның яңа схемасын ачыклаганнар. Мошенниклар укучыларга аларның имтиханда  имеш тә күчерүләрен  ачыклаулары турында язган. Мондый очраклар Екатеринбургта булган.

Аферистлар, үзләрен имтихан үткәрү пунктында иҗтимагый күзәтүчеләр дип таныштырып, чыгарылыш укучыларына мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә аларны күчерүдә тотуларын  һәм күзәтү камералары видеоларын Мәгариф министрлыгына җибәрәчәкләр, дип яза башлаган. Видеоязманы җибәрү үтенеченә мошенниклар фишинг сылтамасы җибәргән. Ә ул сылтама баланың телефонга “бәйләнгән” шәхси мәгълүматларын, карта номерларын мошенникларга ачып сала. Мошенникларга ышанмаслык та түгел, алар  укучы чыннан да имтихан тапшырган мәктәп номерын күрсәткән.

“Имтиханда күчермәгән бала да кайгыра башлый, чөнки аларның һәр хәрәкәте шпаргалка тартып чыгарырга тырышу кебек бәяләнгән. Беркайчан  да андый хәбәрләргә җавап бирмәгез, теләсә нинди сылтамалар аша узмагыз, андый абонентларны шунда ук “блок”ка тыгыгыз”, – дип сөйләгән үзе шундый хәбәр алган укучы кыз.

Чыганак: lenta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев