Мошенниклар ГАИ хезмәткәрләре булып та хатлар җибәрә
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар ГАИ хезмәткәрләре булып та хатлар җибәрә

Эчке эшләр идарәсе кисәтү белән чыкты.

Мошенниклар көн саен алдау юлларын уйлап таба. Хәзер алар Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре булып мессенджерларга, электрон почталарга хатлар җибәрә. «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен боздыгыз. Карар белән танышып, штрафны билгеле вакытка кадәр түләгез» дип язалар. Документта, чыннан да, машина номеры һәм хуҗасы исеме язылган була. 

Шулай ук «хәзер түләргә» дигән кнопка да бар. Ул башка ресурка кертеп җибәрә. Нәтиҗәдә кешенең карта мәгълүматлары урлана. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев