Мошенниклар яшьләрне дә алдый
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар яшьләрне дә алдый

Акчаларын җилгә очырганнар.

Мәгълүмат чараларында өлкәннәрнең мошенниклар ятьмәсенә эләгүе турында күп языла. Кызганыч, яшьләр дә алдана.

Чаллыда 1987 елгы декрет ялындагы  хатын маркеплейста лайк куеп, акча эшлим дип, билгесез кешегә 230 мең сум акча күчергән. 

1969 елгы эшләми торган хатын-кыз исә биржада акча эшләмәкче булып, 552 мең сум акчасын югалткан. 

Төрле эштә эшләүче 30 яшьлек ир-ат «Акчагызны саклап калырга кирәк» дип шалтыратучыга 460 мең сум акчасын алырга мөмкинлек биргән.

Өч очракта да зыян күрүчеләргә Мәскәү, Мәскәү өлкәсендә теркәлгән телефоннардан шалтыратканнар. Мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше ачылган.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мошенниклык Җинаять эше акча югалту

Нет комментариев