Мошенниклар «кара җомга»га әзерләнә
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар «кара җомга»га әзерләнә

Сак булыгыз!

Мошенниклар көз башыннан ук «кара җомга»га әзерләнеп, интернет-кибетләрнеке кебек  480 ялган сайт булдырган. Бу хакта «ТАСС»  агентлыгы хәбәр итте. 

«Мондый сайтлар арасыннан кимендә һәр унысының берсе мошенникларныкы булып чыгарга мөмкин», – дип кисәтә белгечләр.

Быел ялган сайтлар кимрәк. Узган елгы «кара җомга» алдыннан аларның саны сентябрьдә – 263, октябрьдә – 780 булган.
Игътибарлы һәм сак булыгыз, якыннарыгызны да бу хакта кисәтегез!

Быел «кара җомга» 28 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Артык күп ташламалар вәгъдә иткән тәкъдимнәргә аеруча сак булыгыз, дип кисәтә белгечләр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сак булыгыз мошенниклар

Нет комментариев