Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар урлаган акчаларны кайтарачаклар

Бу эш клиенттан гариза алганнан соң 30 көн эчендә башкарылырга тиеш.

Банклар физик затларның акча күчерүләрен тикшерергә һәм шикле операцияләрне ике көнгә туктатырга тиеш булачак. Россия Президенты Владимир Путин шундый закон имзалады. Шулай ук закон клиентларның ризалыгыннан башка Үзәк банк базасында булган мошенникларның счетларына күчерелгән акчаларны кире кайтарырга мәҗбүр итә. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган, дип хәбәр итә https://tatar-inform.tatar

Акчалар клиенттан гариза алганнан соң 30 көн эчендә гражданнарга кайтарылырга тиеш, чит илгә күчерелгән акчаларны кайтару вакыты 60 көнгә кадәр җитә, диелә указда.

Моннан тыш, Эчке эшләр министрлыгыннан кузгатылган җинаять эшләре турында мәгълүмат булса, банклар мошенникка дистанцион хезмәт күрсәтүне туктатырга тиеш булачак. Шулай ук җинаятьләр турында гаризалар, хәбәрләрне исәпкә алу китабында язмалар булган очракта да андыйларга онлайн хезмәт күрсәтелмәскә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон