Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенникларга 25 млн сумын «бүләк иткән»

Кызганычка каршы, мошенниклар кармагына эләгүчеләр арта тора. «Этажи» торак сатып алу һәм ипотека компаниясе җитәкчесе Дмитрий Абушахманов алданмас өчен үз киңәшләрен бирә.

– Менә реаль мошенниклык очрагы. Елена исемле пенсионер ханым үзе яши торган фатирын сатып, мошенникларга 25 млн сум акча «бүләк иткән». Әлеге җинаять эшендә гаепләнүчеләр «Эльвира Нәбиуллинаның пенсионерларны саклап калу» программасы артына «яшеренгәннәр». 

Пенсионер ханымга мошенниклар үзләрен тикшерү комитеты хезмәткәрләре дип белдерәләр. Аның исеменә кемдер кредит алырга тели дип әйтәләр. Алар хатын-кызга «яхшы хәбәр» дә җиткерәләр – имеш, Россия Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина пенсионерларны мошенниклардан саклый торган махсус программа булдырган. Елена Павловнага куркырка кирәкми, аңа «Үзәк банк вәкиле»н ярдәмче итеп билгелиләр. Пенсионерга шул кешенең әйткән сүзләрен тыңларга гына кирәк икән. 

Шулай итеп мошенниклар үз эшләрен башлыйлар. Башта Елена Павловна банктан банкка йөреп, салып куйган акчаларын алып бетерә һәм «саклана торган махсус счетка» күчерә бара. Соңыннан, мошенниклар кушуы буенча, фатирын да сата. Имештер, бу иң кулай ысул һәм аңа эш барганда гына булса да ахирәтендә – бакчада яшәп торырга кирәк. Җинаятьчеләр ике ай дәвамында «сделка» алып бара. Елена Павловнага риелторлар белән  эшләргә дә булышалар, хәтта прописка белән дә ярдәм итәләр. 

Октябрь аенда Елена ханым фатир сатып алучылардан 21 млн сум акча ала. «Үзәк банк вәкиле» аңа акчасын махсус җибәрелгән курьерга тапшырырга кирәклеген әйтә. Курьерны «таныр» өчен код сүзне дә әйтә. Елена Павловна шулай итә дә. Иң кызыгы: акчаларны үзләренеке иткән мошенниклар алга таба да Елена ханым белән «эшләүләрен» дәвам итәләр һәм алдау ысуллары белән янәдән 500 мең сумын алалар. Гомуми зыян 25 млн сумны тәшкил итә. 

Телефоннан нәрсәдер сорап яисә нидер тәкъдим итеп шалтыратучыларга җавап бирмәгез, ди Дмитрий Абушахманов. Ә инде зур килешүләр төзегәндә аерата сак булырга, якын кешеләр белән бергәләп эшләргә кирәклеген искәртә.

Өлкәннәргә исә мондый алдау схемалары бар икәнен һәрдаим искә төшереп тору мөһим, ди ул. 

Мошенниклар куллана торган фразалар: 

* Сезне полиция/тикшерү комитеты/үзәк банк һ.б. хезмәткәре борчый. 
* Фатирыгызны мошенниклар сатмакчы була. 
* Сезнең фатирның кадастр номеры... 
* Акчаларыгызны куркынычсыз счетка күчерергә кирәк.

Онытмагыз!

Хокук саклау органнарында эшләүчеләр андый сораулар белән, гомумән, шалтыратмыйлар. Милекнең кадастр номерын интернет аша ачык чыганаклардан табып була. 

Сезне куркытыр һәм үзләренә кирәклесен алыр өчен мошенниклар әллә нинди куркыныч сценарийлар уйлап чыгарарга сәләтле. Әйтик, банк сезнең счетларны блокка куйган, кредит өчен штраф салган, сезнең карта белән куркыныч операция башкарылган яисә мошенниклар фатирыгызны сатарга тели. Мондый очракларда ашыкмагыз, үзегезне кулга алыгыз, ике-өч минут эчендә бернәрсә дә булмый. Киресенчә, тыныч кына банкка шалтыратыгыз һәм тулы мәгълүмат алыгыз. Банкның рәсми сайтында телефон номерлары күрсәтелгән була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев