Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенникларга ышанып пенсионерлар фатирларын сата

Чаллыда дистанцион мошенниклык очракларының артуы күзәтелә.

Чаллыда дистанцион мошенниклык очракларының бермә-бер артуы күзәтелә. 9 ай эчендә 1500 мошенниклык очрагы теркәлгән. Узган ел зыян күрүчеләр 300 млн сум акчаларын югалткан булса, быел ярты миллионга якын. Бу хакта матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының тикшерү идарәсе бүлеге җитәкчесе Наталья Башарова сөйләде. Мошенниклар нинди генә алдау ысулларына уйлап тапмый, ди ул. Соңгы вакытта "Сезнең исемегездән кредит алмакчы булалар. Моны булдырмау өчен фатирыгызны сатып акчасын билгеле бер счётка күчерергә кирәк" дип шалтырата башлаганнар. 

"Милек агентствосына барып фатирларын сатарга үгетлиләр. Акчаларын счётка күчергәч, кире кайтарырга вәгъдә итәләр. Алданучылар инде бар", - ди Наталья Башарова. 

Гадәттә мошенниклар капканына хатын-кызлар эләгә. Аларның 50 проценты - 30 яшьтән 49 яшькә кадәргеләр. Шулай ук пенсионерлар да бик ышанучан. "Улың яисә кызың авариягә очрады. Эшне зурга җибәрмәү өчен акча кирәк" дип шалтыратучыларга, банк хезмәткәрләре, хокук сакчылары исеменнән шалтыратучыларга ышана. "Полиция хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша шалтыратмый. Повестка белән яисә Эчке эшләр идарәсе номерыннан шалтыратып үзенә чакыра", - ди Наталья Башарова.

Интернетта инвестицияләү, товарлар сатып акча эшләү кебек тәкъдимнәр дә еш очрый. Болар да мошенниклар эше. Хокук сакчылары ышанмаска чакыра. Шик уянса, иң беренче хокук сакчыларына, банк хезмәткәрләренә шалтыратып белешергә кирәк.

Фото Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев