Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Мотоцикллар катнашында 9 һәлакәт

Чаллыда бер айга нәтиҗә ясалды

Һава торышы җылыну белән юлларда мотоцикллар, скутерлар һәм питбайклар саны сизелерлек артты. Алар белән беррәттән ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә чакырулар да күбәйде.

Бары тик май аенда гына да табиблар ике тәгәрмәчле техника катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренә тугыз тапкыр чыгып киткән. Зыян күрүчеләр арасында үсмерләр дә бар.

Аварияләр хроникасы:
Иң авыр һәлакәт 4 майда теркәлгән. 22 яшьлек мотоциклчы һәм аның пассажиры саклагыч киемнәрдән (экипировка) башка гына юлга чыккан. Бәрелешкәннән соң, егет баш мие җәрәхәте белән БСМПга озатылган, кыз исә күп санлы имгәнүләр белән хастаханәгә салынган.

27 майда автомобиль белән бәрелешкәннән соң, 16 яшьлек мотоциклчы дәвалау учреждениесенә эләккән. Тагын бер очракта 13 һәм 16 яшьлек үсмерләр зыян күргән: башлангыч мәгълүматлар буенча, тәгәрмәч юлдагы чокырга эләккән һәм йөртүче идарәне югалткан.

Табиблар ни ди?
Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең баш табиб урынбасары Святослав Веретенников билгеләп үткәнчә, җәй көне мондый чакырулар саны традицион рәвештә арта.

— Җитди имгәнүләргә еш кына югары тизлек, саклагыч киемнәрнең булмавы һәм үз мөмкинлекләреңне артык бәяләү сәбәпче була, — дип кисәтә табиб.

Көтелмәгән хәл
Май аенда гадәти булмаган чакыру  да теркәлгән. 55 яшьлек хатын-кыз ат җитәкләп барганда, янәшәдән гүелдәп мотоцикл узып киткән. Кискен тавыштан курыккан ат арткы аякларына баскан һәм хуҗабикәсенең йөзенә тояк белән бәргән. Хатын-кыз аңын югалткан, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар.

Май ае статистикасы гади бер чынбарлыкны күрсәтә: шәһәрдә мотосезон башланып кына тора, ә табибларның эше инде шактый арткан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина авария дтп превышение скорости ашыгыч ярдәм мотоцикл Чаллы шәһәре