Мәшгульлек үзәгенә - 30
Модернизациядән соң мәшгульлек үзәге “Рәсәй эше” кадрлар үзәге дигән исем алды.
Тантаналар сараенда халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. “Рәсәй эше” кадрлар үзәге хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова котлады. “Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге – республикада иң зур үзәк. Шуңа күрә без аны беренче модернизацияләдек. Узган атнада мин Санкт-Петербургта Халыкара хезмәт форумында булдым, анда Чаллының мәшгульлек үзәгенә Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтен модернизацияләүдә лидер булган өчен мактау тактасы тапшырдылар”, – диде ул.
Модернизациядән соң мәшгульлек үзәге “Рәсәй эше” кадрлар үзәге дигән исем алды. Ул “Хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өчен мәшгульлек һәм хезмәт базарының нәтиҗәлелеген арттыру” федераль проекты һәм “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылды.
Тантанада алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев