Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәү татарлары күмәк ифтар оештырды

Шушы көннәрдә татар яшьләре «Мәскәү-Татарстан күпере» форумында катнаштылар, моннан тыш алар бу көнне ифтар да оештырдылар.

Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ел саен уздырыла торган «Мәскәү-Татарстан күпере» форумы узды. Форум спикерлары чыгышларын тыңларга һәм үзләренең сорауларын бирергә Мәскәү татарлары штабы активистлары да барды – ә бу, әйтергә кирәк, Мәскәү югары уку йортларының 60 студенты.

– Тематик форумда Мәскәү һәм Татарстан турында гына түгел, ә тормышлары Татарстан белән бәйле булган күренекле шәхесләрнең тарихларын сөйләделәр. Спортчылар, мәдәният эшлеклеләре, сәясәтчеләр яшьләргә үз киңәшләрен бирделәр, шулай ук пандемия һәм геосәясәт вакыйгалары турында да фикер алыштылар, – дип сөйләде Мәскәү татарлары штабы активисты, Мәскәү дәүләт университеты студенты Рөстәм. 

Штабның икенче активисты, шулай ук МДУ студенты Марсель, Татарстан белән Мәскәү арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне шулай ук бик яхшы бәяләде, моның бергә-бергә аралашу мөмкинлеге булуын да ассызыклады.

– Форумнан соң без бергәләшеп ифтарда катнаштык. Бик күп кунаклар булды, кичә күңелле һәм җылы мохиттә үтте, – дип бәяләде Марсель исемле татар егете. 

Шуны да әйтергә кирәк, яшьләр ифтарына Радик хәзрәтне дә махсус чакырганнар.

– Безнең яшьләр чарага Мәскәү югары уку йортларында белем алучы тагын 50гә якын студентны да алып килгәннәр иде. Кайберләре элек тә безнең оешма турында ишеткән булганнар, – дип ачыклык кертте Мәскәүнең Татарлар штабы җитәкчесе Рөстәм Җамалиев. – Шуңа күрә безнең бу планлаштырылган ифтар гына килеп чыкмады, ә оешмабызга килгән яңа катнашучыларны барлауга да багышланды. 

Күмәк ифтарга килүче яшьләр арасында Сеченов университеты, Губкин исемендәге нефть һәм газ университеты, шулай ук Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетыннан да студентлар бар иде.

Рөстәм Җамалиев яңа килгән татар яшьләренә Штабның барлыкка килү тарихы һәм аның төп эшчәнлеге турында сөйләде. Координатор Гөлнара Яруллина исә татар мәдәниятен саклауның мөһимлеген һәм татар телен белүнең кирәклеген искәртте. Күпләр очрашуда туган телдә сөйләшә алды. Кичә яраткан татар җырларын башкару белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев