Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдә коронавирус белән авыручының туганнарын тикшерәләр

Коронавирус йоктырган Россия кешесенең туганнары һәм танышлары хастаханәгә салынган.

Covid-19 коронавирусын йоктырган кеше белән элемтәдән соң, Мәскәүдә 24 кешене хастаханәгә салганнар һәм 83 кешене карантинга урнаштырганнар. Бу хакта шәһәр мэры Сергей Собянин үз блогында хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаменты коронавирус белән вазгыятьне контрольдә тоту һәм күзәтү буенча оператив штабы хәбәр иткәнчә, Италиядән кайткан Россия футбол берлегенең 29 яшьлек хезмәткәре Давид Беровнең Covid-2019 коронавирус йоктыруы расланды. Билгеләп үтелгәнчә, ир-атның хәле канәгатьләнерлек.

«Авыруның 6 туганы һәм 5 танышы хастаханәгә салынды. Рейс пассажирлары арасыннан да 13 кеше - хастаханәдә. 83 кеше карантинга урнаштырылды», — дип язган Собянин.

 

 

Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев