Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Муллык пятачогы»на рәхим итегез!

Бәрәңге алынды, базга салынды. Биеп кайтсак та була! «Шәһри Чаллы» барыгызны да чираттагы «Эх, Чаллы пятачоклары!»на чакыра.

Урыны үзгәрешсез – Җиңү паркының зур сәхнә яны. Кичке сәгать алтыда башлыйбыз. Миллилек, активлык, осталыкка – бүләкләр! Ә бүләкләр, гадәттәгечә, саллы. Тулып өлгергән кабаклар, көнбагыш, чиләк-чиләк җиләк-җимеш, яшелчә – болар бар да сезгә! Бу муллыкны шәһәрдәшләребез үзләре алып килә. Шул рәвешле алар халыкка җәй буе үстергән уңышларын күрсәтә ала. Әйдәгез, рәхәтләнеп биеп, витамин җыеп кайтыйк!

Биеми калучылар сирәк булыр. Чөнки моның өчен безнең йолдызлы состав бөтен көчен куячак. Сез аларны алдагы пятачокларыбыздан яратып өлгердегез инде. Артур Салихов «Энергетик» мәдәният сарае каршында үткәрелгән пятачокны кыздырды. Моңарчы бәйрәмебездә катнашмаган артистларыбыз – Чаллының атаклы җырчысы Асия Әхмәтшина һәм танылган дуэт Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, оста гармунчы Мулланур Мостафинның килүе дә көтелә. 

Пятачокта яңа исемнәр дә булачак. Яшь талантларны барлыйбыз. Узган пятачокта блогер Олеся Борина сәхнәдә тәүге тапкыр чыккан иде. Бу юлы кем булыр? Моны сез Пятачокның үзендә белә алачаксыз! 
Килегез, дуслар! Пятачокта очрашканчыга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев