Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Муниципаль җирдә йорт салганда нәрсәне истә тотарга? Юрист җавабы

Кайбер урыннарда йорт салырга рөхсәт бирмәячәкләр.

Арендага алынган муниципаль җирдә торак йорт салырга уйлаган очракта нинди таләпләрне истән чыгармау мөһим? 

Сорауга юрист Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

– Башкарма комитетка төзелеш планлаштыруыгыз турында гариза язып илтегез. Бу эшкә рөхсәт (килешү) булуы турында язма җавап алыгыз. Моны эшләмәгән очракта нинди күңелсез хәлләр булуы мөмкин соң?

Әйтик, участок үлгән малларны күмә торган урында яки ниндидер оешманың санитар саклану зонасында булуы ихтимал. Нәтиҗәдә, йортыгызны төзүгә рөхсәт булмаячак, ә сез акчагызны югалтачаксыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев