Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Муса Жəлилнең 115-еллыгына Бишкекның «Туган тел» оешмасы багышланган кичə үткəрде

Кичәгә татар телен әле өйрәнеп кенә килүче балалар да, олылар да килгән иде.

«Туган тел» оешмасы һəм Казан Федераль Университетының Бишкек шəһəрендəге «Асыл бала» исемендəге уку йортында урнашкан Каюм Насыйри үзəге күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы батыры Муса Жəлилнең 115-еллыгына багышланган кичə үткəрде.

Кичəне Каюм Насыйри үзəгенең татар теле укытучысы Нурия Шарафутдинова алып барды. Килгəн кунакларны «Туган тел» оешмасы житəкчесе, Гөльсинә Үльмасколова сәламләде һәм бəйрəм белəн тəбриклəде, дип яза Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Шулай ук, Милана Сайдаева Бөтендөнья татар Конгрессыннан килгəн хатны укыды. Кичәгә татар телен әле өйрәнеп кенә килүче балалар да, олылар да килгән иде.

Биредә Муса Жəлилнең тормыш юлы хакында сөйләнде, аның «Моабит дəфтəре»ннəн шигырьлəре укылды. Шулай ук кунаклар «Моабит дəфтəре» дигəн фильмнан бер өзек карадылар.

Кичә ахырында барлык кунаклар Муса Жəлил сүрəте төшкəн календарь һəм рəхмəт хаты белəн бүлəклəнде. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев