Наҗия Иванова: «Пятачокта таныштык»
Костюмнарын бәйрәмгә махсус сатып алганнар.
Пятачокта кызылдан киенгән парга игътибар итми мөмкин түгел иде. Биюләреннән бүлдереп бераз сораштырып алдык.
"Пятачокка гел киләбез. Бу юлы яраткан җырчыбыз Винарис Илъегет чыгыш ясый. Шуңа икебез дә пардан кызыл костюмнар кидек. Махсус пятачокка сатып алдык. Аерылып торасыбыз килә", - ди Наҗия Иванова.
Наҗия апа Петр Матюшин белән бергә 3 ел гомер итәләр икән. Пятачокта танышканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев