Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «2026 ел Чаллы өчен үзенчәлекле»

Шәһәрдә берничә әһәмиятле чара планлаштырыла

2026 ел Россия Федерациясе халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Рәис Рөстәм Миңнеханов  Татарстанда 2026 елны  хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип билгеләде. 
Чаллы өчен 2026нчы ел бәйрәм даталарына бай. 1976 елның 16 февралендә Кама автомобиль заводының баш конвеерыннан беренче автомобиль төшкән, шуңа күрә февральдә ярты гасырлык юбилей уздыру планлаштырыла.  
“Камаз ул - милли бренд, илебезнең милли байлыгы. 2026 елда Чаллы шәһәренең 400 еллыгын да үткәрәбез.  Бу дата рәсми рәвештә танылды. Президент Владимир Путинның тиешле указы бар. Ел безнең өчен үзенчәлекле, кыенлыкларга карамастан, юбилей елында без берничә әһәмиятле чара уздырачакбыз. Тагын бер кат шәһәребез үсешенә өлеш керткән хезмәтчәннәребезгә, эшчеләргә, белгечләргә, укытучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә һәм барысына да рәхмәт белдерәбез», - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры Чаллыга 400