Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Беркемне дә тынычлыкта калдырмагыз»

СВОдан кайтучы хәрбиләрне тернәкләндерүгә әзер булырга кушты мэр.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә сугыш ветераннары госпиталенә барулары турында сөйләде. Аның әйтүенчә, халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен әлеге учреждениенең мәйданнары җитми. Бүгенге көндә госпиталь Чаллы һәм Татарстанның 19 районы халкына, барсы 1,7 млн кешегә медицина ярдәме күрсәтә. Психологик һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны көннән-көн арта. Наил Мәһдиев госпитальгә бәйле оештыру, матди-техник базаны ныгыту мәсьәләләрен тиз арада хәл итәргә кушты.

«Бу – илкүләм бурычлар, аларны хәл итәргә җирле бюджетның мөмкинлеге юк. Шуңа күрә ТР Хөкүмәте, республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә эшләргә кирәк. Хәрбиләр махсус хәрби операциядән хезмәтләрен тәмамлап кайталар. Аларны дәваларга, тернәкләндерергә кирәк булачак, без моңа оештыру, финанс һәм техник яктан әзер булырга тиеш. Бу мәсьәләдә беркемне дә (җаваплы җитәкчеләрне) тынычлыкта калдырырга ярамый. Сүз безнең солдатлар турында бара», – диде ул. 

Бүгенге көндә госпитальдә махсус хәрби операциядән кайтучылар һәм аларның гаиләләре дәвалана. Мэр шулай ук Санкт- Петербургның С.Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе белән хезмәттәшлекне дә файдаланырга кирәклеген искәртте. Кайбер авыруларны диагностика узу һәм дәвалау өчен шунда җибәрү мөмкинлеге бар. 

Чаллы хакимияте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев