Наил Мәһдиев: “Без дә иртән зарядка ясыйбыз”
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: “Без дә иртән зарядка ясыйбыз”

Чаллы мэры Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның соравына җавап бирде.

Иртәнге сәгать 7. Хәсән Туфан проспекты һәм Раскольников урамы киселешендә ыгы-зыгы. Шәһәр җитәкчеләре, депутатлар кулларына көрәк тотып эшләде.

1 апрельдән Республикада әйләнә-тирәне чистарту һәм яшелләндерү буенча икеайлык башлана. Чаллы хакимияте иртәрәк эшкә кереште. Хәсән Туфан проспекты буйлап 300 төп миләш агачы утыртылды. Исегезгә төшерәбез, 7 ел элек әлеге урында кафелар тезелеп тора иде. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев:
-    Бүген иртән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрендә кар барсы белән видео элгән. "Барс зарядка ясый. Сез дә ясыйсызмы?", - дип сорау биргән. Рөстәм Нургалиевич, горурлык белән без дә иртән зарядка ясыйбыз дип әйтәм. Алай гына да түгел шәһәргә файда китерәбез, - ди мэр. 

Шәһәрне чистартуга һәм яшелләндерүгә атна саен чыгачаклар.

- Яз көне барлыгы 5 меңгә якын агач утырту планлаштырыла. Ел буена 30 мең агач утыртырга уйлыйбыз. Узган ел без 27 мең 800 төп утырттык, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. 

15 апрель көнне гомумшәһәр өмәсе булачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


субботник өмә

Нет комментариев