Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Бюджет акчасына аквапарк төземибез, әмма...»

Чаллыда аквапарк булырмы?

Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә мэр Наил Мәһдиев бюджет акчасына аквапарк һәм термаль комплекслар төзүне планлаштырмауларын әйтте. 

«Бюджет акчасына миллиард сумлык объектлар төземибез. Инвесторлар табылса, без аукционсыз  бушлай җир участогы бирергә әзер», – диде ул.

Наил Мәһдиев бюджет өчен социаль объектларның өстен булуын искәртте. «Безнең балалар бакчаларына, мәктәпләргә җибәрелә торган акча бар», – дип аңлатты. 

Мэр шәһәрнең  халыкка  спорт, сәламәтлек саклау өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче эшмәкәрләргә ярдәм итәргә әзер булуын әйтте. 

«Соңгы елларда эшмәкәрлек җитештерү өлкәсенә генә түгел, спорт, медицина өлкәләренә дә игътибарын арттырды», – дип ассызыклады ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча аквапарк Чаллы мэры