Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Бу атна авыр булачак»

Чаллы мэры язгы ташуларга әзер торырга кушты.

Кар сулары нәтиҗәсендә беренче зыян күрүчеләр бар. Узган атнада Орловка бистәсендәге берничә өйгә су кергән. Йорт хуҗалары – өлкән яшьтәгеләр. Карны чыгармаганнар, су юлы ерып җибәрмәгәннәр, ди башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. «Автомобиль юллары» предприятиесе хезмәткәрләре ярдәмгә килеп, җыелган суны суыртканнар.

«Микрорайоннарда су коелары җитми. Чөнки завод төзегәндә моңа тиешле игътибар бирмәгәннәр. Бу атна авыр булачак. Калган карларны чыгарырга кирәк. Һәр мөрәҗәгатенә игътибарлы булыгыз», - диде Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. 

Предприятие һәм оешма территорияләре дә контрольдә булырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев