Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Быел яз гади булмаячак. Ташуга әзер булырга кирәк!»

Чаллы мэры җаваплы затларга йөкләмәләр бирде.

Дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев Чаллыда язгы ташуга каршы эшләрнең барышы белән таныштырды. Аның әйтүенчә, бүгенге көнгә алты гидротехник корылма әзер. Шулай ук «Бережок» һәм «Энергетик» бакчачылык ширкәтләре биләмәләрендәге кирәкле җайланмалар, клапаннар төзекләндерелгән, су коелары кардан чистартыла.  

«Автомобиль юллары» предприятиесе хезмәткәрләре 74 485 рейс ясап, 1 340 730 куб.м  кар чыгарганнар инде. Узган елда бу вакытта кар 2,6 тапкыр азрак булган. Түбән Кама ГЭСы бьефларында суның тирәнлеге нормада. Торак йортлар су басу зонасына керми. Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре, «Автомобиль юллары» предпритиясе, идарә итү компанияләре язгы ташуга каршы торырга әзер. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев язгы су ташу алдыннан Башкарма комитетка, шәхсән Илья Зуевака аеруча куркыныч урыннарны: гидротехник корылмаларны, күперләр, җир асты кичүләрендәге эшләрне контрольдә тотарга кушты.

– Бөтен нәрсәне урыннарга барып тикшерегез, карагыз. Берәр нәрсә булса, сез шәхси җавап бирәчәксез, – дип кисәтте ул Зуевны. – Без куркыныч урыннарны «Бережок», «Энергетик»  бакчачылык ширкәтләре, су коеларын беләбез. Насосларны да тикшерегез. Кыенлыклар чыккан БСИ юлларын, Вахитов проспектын карагыз. Дөрес без андагы кимчелекләрне бетердек. Әмма сакланганны саклармын дигән Аллаһы Тәгалә. Бөтен нәрсә автомат рәвештә эшләргә тиеш, – диде ул.

Наил Гамбәрович эшкә җәлеп ителәсе техниканың торышын да тикшерергә кушты.

«Алар сафта булсын, чөнки быел яз гади булмаячак. Көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Иң гади рецепт – шәһәрдән, күперләрдән, җир асты кичүләре янынан кар чыгаруны дәвам итәргә кирәк. Яз көне ялларсыз эшләгән кешеләр май аенда ял итәр, әлегә шимбә, ял көннәрендә дә эшләгез, – диде ул. 

Ул 8 март бәйрәменнән соң, шулай ук апрельдә дә күп кар яву ихтималын әйтте. Җаваплы җитәкчеләрне шәһәрне кардан арындыру эшен урыннарга барып оештырырга кушты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев