Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Чаллы халкына рәхмәт әйтте

«Авырлыклар кешеләрне берләштерә. Бу юлы да шәһәр халкы читтә калмады», – диде мэр.

Чаллыда соңгы 5 көндә (17-21 январда) айлык нормада кар яуды. Нәтиҗәдә быел шәһәр урамнарыннан, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк кар чыгарылды. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. 

«Без буранга әзер тордык. Муниципаль предприятиеләрдә эш яхшы оештырылды. Пик вакытында Автомобиль юллары предприятиесеннән 220 техника, 100дән артык эшче шәһәр урамнарына чыкты. Шулай ук идарә итү компанияләреннән дә 1100 урам җыештыручы, 164 техника кар чистарту эшләренә җәлеп ителде», – диде җитәкче. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исә үз кораллары белән урамнарны, ишегалларын  кардан чистартырга чыккан шәһәрдәшләргә рәхмәт әйтте.

«Авырлыклар кешеләрне берләштерә. Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүдә генә түгел, калабызны кардан чистартудан да шәһәрдәшләребез читтә калмады. Аларга зур рәхмәт», – диде мэр. 

Шулай ук Наил Гамбәр улы атна-ун көн эчендә тиешле хезмәтләргә юлларны, ишегалларын кардан арындырырга кирәк, дип искәртте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы