Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев янган «Kamarooms» кунакханәсе буенча: «Без битараф кала алмыйбыз»

Янгыннан зыян күргән кунакханәгә шәһәр хакимиятеннән ярдәм күрсәтеләчәк.

Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Наил Мәһдиев хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, янгыннан соң икенче көнне үк мэр янгын чыккан урынга барды. Кунакханә хуҗасы Светлана Гомберг белән очрашты, бина эчен карап чыкты.

"Kamarooms" кунакханәсен кыска вакыт эчендә эш хәленә китерергә мөмкин. Иң мөһиме - зыян күрүчеләр юк. Калганын төзәтеп була. Кунакханә - шәхси бизнес. Әмма шәһәрдә булган һәр вакыйга  безнең барыбызга да кагыла, без битараф кала алмыйбыз. Һичшиксез ярдәм күрсәтәчәкбез. Кунакханәнең берничә номеры зыян күргән. Без аларны карап чыктык. Әлеге объектны кыска вакыт эчендә файдалануга тапшыру бурычы куела", - диде мэр. 

Кунакханәгә ярдәм күрсәтү буенча җаваплы итеп башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Ганиев билгеләнде. 

Исегезгә төшерәбез, янгын 28 октябрь көнне сәгать 9:40та чыкты. Бинадан 72 кеше эвакуацияләнде. Аларның 52се кунаклар, калганнары хезмәткәрләр. 

Янгын сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Мэр әйтүенчә, белгечләр тикшерү алып бара.

Фото Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев