Наил Мәһдиев медицина хезмәткәрләрен котлады
Мэр кемнәрне бүләкләде?
21 июньдә медицина хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллыда бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән белгечләрне котлады, аларга мактаулы бүләкләр тапшырды. Тантана «Энергетик» мәдәният йортында үтте.
Халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасының «Сәламәтлек саклау өлкәсенең почетлы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:
• Ветераннар госпиталенең план-икътисад бүлеге башлыгы Раиса Абрарова;
• 5 нче шәһәр хастаханәсенең 9 нчы поликлиникасы гомуми практика шәфкать туташы Зөһрә Анисахарова.
Эштәге уңышлары һәм сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
• Сәламәтлек һәм физик культура диспансерының табиб-неврологы Рафис Әхмәтҗанов;
• 3 нче балалар шәһәр поликлиникасы табиб-офтальмологы Зөлфирә Гыймадиева;
• 2 нче шәһәр хастаханәсенең табиб-терапевты Рубен Кавгич;
• 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы табиб-педиатры Наилә Мәхмүтова;
• 3 нче шәһәр поликлиникасының бүлекчә мөдире — гомуми практика табибы Ольга Темникова.
Сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белдерелде:
• 6 нчы шәһәр поликлиникасының табиб-акушер-гинекологы Ирина Андреева;
• Л.Н. Ганиева исемендәге 4 нче шәһәр поликлиникасының фельдшер-лаборанты Рима Биктимирова;
• Ф.Г. Әхмәрова исемендәге 4 нче балалар шәһәр поликлиникасының табиб-педиатры Рукия Вәлитова.
Балалар сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары өчен шәһәр мэрының Мактау грамотасы белән КДМЦ балалар хастаханәсенең табиб-балалар эндокринологы Роза Сәлимуллина бүләкләнде.
Халык сәламәтлеген саклау өлкәсендәге казанышлары өчен шәһәр мэрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
• Республика клиник тире-венерология диспансерының Чаллы филиалы клиник-диагностика лабораториясе мөдире, табиб-лаборант Наилә Гәрәева;
• КДМЦ балалар хастаханәсенең палата шәфкать туташы Елена Павлова;
• Чаллы наркология диспансерының 2 нче бүлекчә мөдире, табиб-психиатр-нарколог Флүрә Мәүзеева;
• 1 нче балалар стоматология поликлиникасының табиб-стоматолог-хирургы Ислам Хөснетдинов.
Һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен Башкарма комитетның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
• 7 нче шәһәр поликлиникасының процедура шәфкать туташы Ирина Ежова;
• Ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Гөлнара Зорина;
• 2 нче балалар шәһәр поликлиникасының участоклара шәфкать туташы Лилиана Лобанова;
• Республика клиник онкология диспансерының Чаллы филиалы фельдшеры Сергей Кузьмин;
• Чаллы инфекция хастаханәсенең процедура шәфкать туташы Гөлнур Котдусова;
• 5 нче балалар шәһәр поликлиникасы фельдшеры Надежда Тележкина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев