Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: “Мин ялкауларны яратмыйм!”

Чаллыда ТОРга керүче предприятиеләр ярдәмендә 500 млн сум салым җыюга ирешкәннәр.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ТОР (территория опережающего развития) эшчәнлеге, резидентлары турында сүз барды. Бүгенге көндә ТОРга тагын 3 предприятие керергә тора. Резидент статусын алу өчен үз проектыңа ким дигәндә 20 млн сум инвестицияләргә һәм  кимендә 15  кешелек эш урыны булдырырга кирәк. Шәһәр үз чиратында җир мәсьәләсен кайгырта, эшләү өчен уңай шартлар тудыра. 

Бүгенге көндә ТОРда 43 предприятие эшчәнлек алып бара. Аларның 29ы – Чаллы эшмәкәрләре. Калганнары Россия һәм чит ил предприятиеләре. Бу уңай күренеш, дип белдерде шәһәр мэры. 

“Күбесе бизнес алып баруның ташламалы шартларыннан файдаланырга өлгерде. Андый кешеләргә мактау сүзләрем генә. Мин ялкауларны яратмыйм. ТОР барлыкка килгәннән бирле шәһәр бюджетына 500 миллион сумнан артык салым җыюга ирештек. 8 меңнән артык эш урыны булдырылды. Барысы да яхшы: бизнес та бара, өстәмә салымнар да килә, яңа мөмкинлекләр дә ачыла”, - ди мэр. 

ТОРга керегә тагын 3 предприятие дәгъва кыла. Алар металл җиһазлар заводы, нефть җайланмалары һәм асфальт-бетон сыекчасын ясау предприятиеләре. Моннан тыш, якын арада шәһәрдә кондитер фабрикасы ачарга планлаштыралар. 200 кешелек эш урыны булдырылачак.

ТОРга резидентларны кабул итү тагын 4 ел дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бизнес эшмәкәрләр