Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Ныклы «4» ле һәм вагон тулы хәл итәсе мәсьәлә»

Мэр депутатлар корпусының яңасы алдында торган мәсьәләләргә тукталды.

Шәһәр Советының IY чакырылыш 45нче сессиясендә депутатлар 5 еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. 

Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина әйтүенчә, 5 ел эчендә шәһәр бюджеты 9,5 млрд сумнан 21, 9 млрд сумга җиткән. 

 – Гомуми территориаль продукт күләме 1,3 тапкыр артып 495,5 млрд сум, җитешетерелгән товар 784,4 млрд сумлык тәшкил итте. 5 елда инвестиция күләме 2 тапкыр артып, 2025 елда ул 95,7 млрд сум. Барлыгы 1,5 млн кв метр торак файдалаунга тапшырылды. 2579 гаилә өй туен бәйрәм итте. Чит төбәкләрдән 511 табиб килде. Шәһәр маршрутларында 135 зур автобус йөри. 11 мәктәп, 20 балалар бакчасы төзелде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тагын 80 автобус алыначак, – дип кайбер эшләр турында сөйләде. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев депутатларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Ул депутатлар корпусы эшчәнлегенә ныклы «4»ле билгесе куйды.

«Күп эш башкарылды. Әмма шәһәрдә хәл ителәсе проблемалар бер вагон һәм бәләкәй арба. Шәһәр Советының яңа депутатларына махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү, торак-коммуналь хуҗылык өлкәсен модернизацияләүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булачак. Без Чаллының 400 еллыгын лаеклы уздырырга тиеш», – дип ассызыкларды мэр.

ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова да үзенең фикерләрен җиткерде.

«Мин безнең уртак команда эшчәнлеге белән горурланам. Наил Мәһдиев җитәкчелегендәге команда шәһәр халкының тормышын яхшырту буенча күп эшләр башкарды. Наил Гәмбәрович шәһәр проблемаларын хәл итү өчен республика җитәкчеләре белән курыкмыйча, мәсьәләнең җитдилеген раслап сөйләшә. Киләчәктә дә шәһәр өчен бергәләп эшләрбез», – диде ул. 

Мэр узган чакырылышта актив эшләгән депутатларга,  шул исәптән Фирдүсә Әюпова белән Әхәт Галәветдиновка  Рәхмәт хаты тапшырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча шәһәр советы депутатларга Рәхмәт хаты