Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев өченче срокка Чаллы мэры итеп сайланды

Аның кандидатурасын ТР Премьер министры А.Песошин тәкъдим итте.

Бүген бишенче чакырылыш шәһәр Советы сессиясендә яңа сайланган депутатлар Чаллы мэрын сайлыйлар.  

ТР Премьер министры Алексей Песошин Наил Мәһдиев кандидатурасын тәкъдим итте. "Новые люди" фракциясе Раил Миңнегалиев кандидатурасын күрсәтте.   

Алексей Песошин әйтүенчә, Чаллы машина төзүчеләр башкаласы. Ул төбәкнең эчке тулаем продуктның 20 процентын тәэмин итә. Узган ел  төбәкнең эчке тулаем продукты 526 млрд сум иде, быел 560 млрд сум. Аның 36 проценты "КАМАЗ" ГАҖенә туры килә. 

Соңгы 5 елда Чаллыда 162 күпфатирлы йорт, 7 яңа мәктәп, 7 балалар бакчасы, 2 театр, 11 спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Песошин: "Бу мэр Наил Мәһдиевның хезмәт нәтиҗәсе. Ул үзен шәһәр мэры вазифасында Чаллы мәнфәгатьләрен кыю яклаучы  көчле, принципиаль җитәкче итеп күрсәтте", - дип ТР Рәисе исеменнән Наил Мәһдиев өчен тавыш бирүләрен сорады.

Яшерен тавыш бирүдә катнашкан 40 депутатның 37се Наил Мәһдиев, 3се Раил Миңнегалиев кандидатурасын сайлады.

Шулай итеп Наил Мәһдиев өченче тапкыр Чаллы мэры булып сайланды.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алексей песошин Чаллы мэры Наил Мәһдиев