Наил Мәһдиев: «Сасы, пычрак «Газель»ләр маршрутларга чыкмаячак»
Ул халык арасында аңлату эшләрен дәвам итәргә кушты.
Дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы мэры җәмәгать транспорты мәсьәләсенә тукталды. Ул җаваплы җитәкчеләрне халык арасында аңлату эшләре алып барырга чакырды.
«Әлегә шәһәр урамнарында 135 зур автобус йөри. Барлык маршрутларда автобусларны тиешенчә йөртү өчен безгә тагын кимендә 70 «НефАЗ» кирәк. Әлегә алар юк, шуңа күрә маршрутларны берләштердек. Тагын автобуслар кайтарылгач, калган маршрутлардан да кечкенә автобуслар алыначак. Безнең халык җәмәгать транспортында яхшы шартларга лаек. Тәмәке иске килеп тора торган сасы, пычрак «Газель»ләр маршрутларда булмаячак. «Челны транспорт» кушымтасы да, автобус йөртүчеләр дә халык өчен эшләргә тиеш», – дип кисәтте мэр.
Бүгенге көндә юл йөрү өчен түләүнең 96 проценты банка карталары аша башкарыла. Чаллыда билет бәясе 40 сум. Аның үзкыйммәте 70 сум. Шәһәр бюджетыннан пассажир предприятиесенә бер пассажир өчен 30 сум компенсация түләнә.
«Юкса, пассажир йөртү предприятиеләре банкротка чыга», – диде Наил Мәһдиев.
1 февральдә Чаллыда айлык юл йөрү билетлары гамәлгә керә. Ул автобуслар өчен 2400, трамвайлар өчен 1600 сум тәшкил итә. Әлеге билетлар белән теләсә кайсы маршрутларда теләсе күпме йөрергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев