Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Түзәргә туры киләчәк»

Мэр юл ремонтлаучыларга комачауламаска кушты.

Чаллы юллары төзекләндерелә: колеяларны бетерәләр, трамвай белән киселешкән урыннарны ремонтлыйлар. «ПАД» МУП генераль директоры Марат Анисимов дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип хисап тотты. Мэр Наил Мәһдиев эшләрне халыкка комачауламыйча башкарырга кушты. 

«Иртән-кич төп проспектларда ыгы-зыгы. Төнлә эшләр идегез, бу вакытта да кеше йоклый. Техника тавышыннан ял итеп булмаячак. Алда 4 көн ял. Күбесе авылларга, бакчаларга китәчәк. Юлларда машина аз булачак. Шул көннәрне файдаланып калыгыз», – диде мэр. 

Һәм шәһәрдәшләргә дә ремонт вакытында бераз түзәргә сорады. 

«Техника һавадан йөри алмый. Түзәргә туры киләчәк. Ремонт вакытында һәрчак кыенлыклар була, фатирда ремонт ясасаң да. Юлларны ремонтлау өчен республика 4,5 млрд сум акча бүлеп бирде. Рәхмәт әйтеп, эшләр беткәнен көтәргә генә кирәк», – диде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев