Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиевка бер эшмәкәр проекты ошамады

Чаллыда “Развитие” сәнәгать паркына резидентларны сайлыйлар.

“Развитие” сәнәгать паркы – муниципаль җирдә эшмәкәрләр өчен төзелгән зур комплекс. Анда һәр бизнесменга эшләр өчен уңай шартлар тудырыла. Аренда, салым буенча ташламалар бирелә. Электр, су, газ кебек инженер коммуникацияләр дә хакимият тарафыннан үткәрелә. Санап китсәң, уңай яклары бик күп. Проектың һәм акчаң бар икән, рәхәтләнеп эшлә генә!

Бүгенге көндә Чаллыда 2 сәнәгать паркы эшли. Тиздән өченчесен ачып җибәрергә уйлыйлар. Ул КИП-Мастер территориясеннән ерак түгел җирлектә урнашкан. 24 га мәйданны били. 12-16 эшмәкәргә исәпләнгән. Әмма сәнәгать паркында эшләргә теләүчеләр бик күп. Барлыгы 35 предприятие теләк белдергән. Узган атнадан аларның һәркайсы белән Наил Мәһдиев җитәкчелегендә махсус комиссия таныша башлады. Эшчәнлекләрен, бизнес-проектларын өйрәнде. 

Компанияләрнең берсе - “КамАвтоЖгут” предприятиесе. 15 ел электр җиһазларына жгутлар ясау белән шөгыльләнә. Продукциясен Россиянең күп шәһәрләренә озата. "Җитештерүне артыру өчен өстәмә территория кирәк", - ди директоры Юрий Степанов. Аның бизнес-проекты Наил Мәһдиевта кызыксыну уятты. Хәтта ул, заводына килеп, якыннан танышу теләген белдерде.

“Константа” предприятиесе, киресенчә, комиссия вәкилләрендә күп сораулар уятты. Аңа бизнес-планын тулыландырып язып килергә куштылар. “Тикшерелмәгән проектларга муниципаль җир бирә алмыйбыз”, - диде мэр. 

Мондый очрашулар дәвам итәчәк. Иң көчле бизнесменнарга “Развитие” сәнәгать паркында эшләү мөмкинлеге биреләчәк. Искәртергә кирәк, Чаллыда паркның дүртенчесен төзергә планлаштыралар. Хәзерге вакытта аның өчен җир эзлиләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәнәгать паркы