Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Чаллы рестораторлары һәм кунакханә җитәкчеләре белән очрашты

Сәүдә-сәнәгать палатасында кризиска каршы штаб утырышы узды. Бу юлы очрашуга Чаллы шәһәренең җәмәгать туклануы һәм кунакханә бизнесы өлкәсе эшмәкәрләре чакырылды. Очрашуга шәһәрнең 35тән артык әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләре килде. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев белән алар яңа шартларда хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерү турында фикер алыштылар.

Наил Мәһдиев, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, болай дип билгеләп үтте: «Җәмәгать туклануының  дәрәҗәсе тормыш сыйфатын чагылдыра. Без - сәнәгать шәһәре. Халыкның тормыш-көнкүреше «КАМАЗ»ның һәм башка предприятиеләрнең ничек эшләвенә бәйле. Бүген бездән генә тормый торган факторлар күп, әмма без бу чорда тормышка ашырырлык билгеле бер карарларга бергәләп килә алабыз. Биредә уйлый торган кешеләр җыелган, һәркемнең үз тарихы бар. Без әлеге авырлыкларны җиңеп чыгу юлларын бергәләп эзләргә тырышырга тиеш».

Очрашу башында катнашучылар ресторан һәм кунакханә бизнесы вәкилләре ассоциациясен булдыру нияте турында хәбәр иттеләр. Эш төркеменә  Әлфия Лоханина («Чайхана», «Фергана», «АндреАле», «Chojo Izakaya, Ян Райскин («Карамель» кофейнясы, "бульвар "Де жа вю", «Дача», «ДумБалла» рестораны), «Максимиллианс» рестораннар челтәрен үстерү буенча директор Павел Кибирев, «Компот» кафесын гамәлгә куючы Максим Федоров һәм CAFЕ GROUP холдингы хуҗасы Рәис Вәлиев кебек рестораторлар керде. Соңгысы оешма рәисе булып билгеләнде.

Аннары эшмәкәрләр бизнес алып бару үзенчәлекләре белән уртаклаштылар, үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен әйтеп уздылар, Башкарма комитет белән шәһәр чараларын уздырган вакытта уртак хезмәттәшлек итү тәртибен билгеләделәр. 

Ресторан бизнесы өлкәсендәге проектлар кураторы Павел Кибирев җәмәгать туклану өлкәсен туризм аша үстерү кирәклеген билгеләп үтте: «Эчке туризм үсә барачак. Территорияләрнең үсешен кунакханәләр, истәлекле урыннар аша гына түгел, шул исәптән гастрономия аша да булдырырга мөмкин. Мәсәлән, "Россиянең гастрономик картасы" проекты бар. Кызганычка каршы, анда Яр Чаллы тәкъдим ителмәгән.

Зур шәһәрләрдә кешеләр эштән соң кафе-рестораннарга бөкеләрне көтеп үткәрү өчен керә, бездә исә 15 минут эчендә кешеләр өйләренә кайтып җитә. Бездә  җәмәгать туклану объектлары ял итү урыны булып кала. Рестораторларга заманча биналар ачарга мөмкинлек бирүче иҗтимагый киңлекләр булдырырга кирәк".

Шәһәр җитәкчелеге һәм эшмәкәрләр әлеге идеяне хуплады. Наил Мәһдиев  хезмәттәшлекне Фикрәт Табиев исемендәге яр буен һәм «Яр буе» паркын төзекләндерү барышында башларга мөмкин дип билгеләп үтте.

Эшмәкәрләр мэрга  муниципаль җирлектә кафе террасаларын түләүсез нигездә урнаштыру үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова әлеге документ инде килешүдә дип хәбәр итте. 

Шулай ук эшмәкәрләр хәйрия эшчәнлеге турында да сөйләштеләр. Әйтик, Әлфия Лоханина аз керемле шәһәрдәшләр өчен ризык әзерләп, игелекле эшләр көнен оештырырга тәкъдим итте. Аны күмәк ифтарлардан башлап җибәрү планлаштырыла.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев