Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев фронтовикның оныгына Кызыл Йолдыз ордены таныклыгы тапшырды

Наил Мәһдиев һәлак булган Сәхипҗадә Мортазин исеменә дип, Кызыл Йолдыз орденына таныклык тапшырды. Бүләкне Бөек Ватан сугышында катнашучының оныгы - Рифкать Габделфәрт улы Мортазин алды.

Рифкать Мортазин хатыны Тәслимә ханым белән Сәхип Мортаза улының батырлыгы буыннан-буынга тапшырыла, дип билгеләп үттеләр. Сәхипҗадә Мортазин 1899 елда Татарстан АССРы Кукмара районының Сардыкбаш авылында туа.  1941 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Кече лейтенант исемендә, аерым сапер батальонының 1259 бүлеге командиры вазифасында хезмәт иткән.

Әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте. Мэр "Хәтер" китабын өйрәнде һәм Чаллы гаиләсе белән аралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы