Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле мөселманнар! Сезне изге Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Ислам динен тотучы һәр кеше өчен бу иң төп дини бәйрәмнәрнең берсе, ул рухи мирасның аерылгысыз өлеше булып тора.

Ислам кешеләрне мәрхәмәтле һәм киң күңелле булырга өйрәтә, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә, мәңгелек әхлакый кыйммәтләргә өнди, аның нигезендә рухи чисталыкны тормышка кайтара торган иң югары кешелек кыйммәтләре ята.

Быел Ураза бәйрәме Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүенә 1100 ел тулу елында билгеләп үтелә. Вакыйга Татарстан өчен генә түгел, ә күпмилләтле Россия өчен дә мөһим тарихи әһәмияткә ия. Без ил җитәкчелегенә әлеге истәлекле дата федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелүе өчен рәхмәтлебез. Бөтен ил буенча масштаблы чаралар үткәрелә, алар дөнья җәмәгатьчелегенә Россия мөселман өммәтенең ислам дөньясының аерылгысыз өлеше булуын күрсәтә.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүенә 1100 ел тулу елында без бөтен шәһәребез белән Җәмигъ мәчетен төзибез. Яр Чаллы халкы барлык татарстанлылар белән бергә борынгы Болгарны торгызуда да актив катнашты. Хәйриячеләр ярдәмендә борынгы һәйкәлләр белән танышырга теләгән һәркем өчен изге урынга юл ачык. 

Ислам алга таба да, башка традицион диннәр белән беррәттән, толерантлыкка, милләтара тынычлыкка һәм диниара татулыкны саклауга бәяләп бетергесез өлешен кертсен!

Бөек Ураза бәйрәме һәр гаиләгә тынычлык, иминлек һәм бер-береңә хөрмәт, татулык һәм муллык алып килсен, яхшы үзгәрешләргә өмет китерсен!

Н. Г. Мәһдиев,

Чаллы шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев