Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре турында: "Ашаган белми, тураган белә" - ФОТОЛАР

Бүген Чаллының Тантаналар сараенда торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара үтте.

“Ашаган белми, тураган белә” диде әлеге тармакта эшләүчеләрнең тынгысыз һәм беренче карашка күренмәгән хезмәтен бәяләп мэр Наил Мәһдиев. Ул әлеге һөнәрне сайлаган шәһәрдәшләребезгә рәхмәтен белдерде.

Озак еллар куйган фидакарь хезмәте өчен “Жилкомсервис” җитештерү-коммерция фирмасы секретаре Фәридә Шәрифуллина шәһәр мэрының Мактау грамотасына лаек булды. 

“Паритет” идарә итү компаниясенең директор урынбасары Марсель Әхмәтов, “Энтузиаст” ҖЧҖ монтажчысы Өлфәт Гарипов, “Электротехников” идарә итү компаниясе инженер-сметачысы Татьяна Глебова, “Ремжилстрой” идарә итү компаниясенең әйдәүче инженеры Надежда Мальцева, “Шәһәр инфраструктурасын тоту дирекциясе” предприятиесе директоры Илнар Минһаҗев, “Автомобиль юллары предприятиесе”нең төзекләндерү-эксплуатация участогы хезмәткәре Салават Мөхәммәтдинов, “Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Селиванов, “4нче торак төзекләндерү-эксплуатация участогы” ҖЧҖ баш инженеры Людмила Сергеева, “Автомобиль юллары предприятиесе” машинисты Рудик Шәйсолтанов, “Мәхәллә” идарә итү компаниясенең икътисад буенча генераль директор урынбасары Ирина Шеломенцевага ТР төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев