Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наина Ельцинаның хәле начарланган

Ул хастаханәдә дәвалана.

Россиянең беренче президенты Борис Ельцинның хатынының кинәт хәле авырайган. «Аны хастаханәгә салганнар. Наина Ельцинага 91 яшь», – дип яза «Mash» каналы. 

Наина Иосифовна  – яшь вакытында Анастасия Иосифовна Гирина – 1932 елда Оренбург өлкәсе Шарлык районы Титовка авылында туган. Туу турындагы таныклыгына Анастасия дип язсалар да, аны гомере буе Наина дип йөртәләр. Ә 25 яшендә ул исемен рәсми рәвештә Наина дип үзгәртә.

Урал политехник институтының төзелеш факультетында укыганда Борис Ельцин белән таныша, укып бетергәч, өйләнешәләр.

Наина Ельцина 1985 елга кадәр Свердловск өлкәсендә чистарту корылмаларын проектлаучы булып эшли. 1985 елдан Мәскәүдә яши. 1991-1999 елларда – «Беренче леди» була.

Борис Ельцин 2007 елның апрелендә вафат булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борис Ельцин Наина Ельцина Президент РФ Первая леди