Нәҗип Гайнетдинов: «Инсультлы килеш биеп йөрим»
Икенче юлы бәйрәмгә баяны белән килергә җыена.
Нәҗип Гайнетдинов пятачокта иң оста биючеләр белән бергә сәхнәдә беренчелек өчен көрәште. Аны тамашачылар арасыннан җырчы Алмаз Ишморатов сайлап алды. Бөтен күңелен биреп сикереп-сикереп бии ул.
Нәҗип абый Сарман районы Күтәмәле авылыннан икән. "Сабан туенда бию буенча беренчелекне беркемгә бирми идем", - ди. Җыр-моңга мәхәббәтне балачактан әнисе салган. Гармун-баянда да уйный, җырлый да. 12 ел элек инсульт кичергән. Сул аягы бераз аксый. Шуңа да карамастан пятачокта тик басып тора алмадым, ди.
"Күптән түгел санаторийда тернәкләнү уздым. Аягым, киресенчә, начарланды. Әмма пятачокта бии-бии язылды бугай. Шулхәтле күңелем булды. Рәхәтләнеп күңел ачтык. Икенче юлы тагын да "кыздыра" торган, Флёра Хөрмәтованың бию көйләрен куйсагыз иде. Икенче пятачокка баянымны күтәреп киләм. Сәхнәгә мендереп баянчылар арасында да бәйге уздырсагыз яхшы булыр иде", - ди Нәжип абый Гайнетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев