Нәни патриотлар - җиңүче
29 гимназиядә 2б сыйныф укучылары «Саф һәм җыр смотры — 2026»да беренче.
Биредә традицион патриотик рух бәйрәме узды. Төгәл адымнар, бердәм форма һәм яңгыравыклы патриотик җырлар залда тантаналы атмосфера тудырды.
Бу чара укучыларның бердәмлеген, дисциплинасын һәм Ватанга булган мәхәббәтен күрсәтә.
Билгеләп үтәргә кирәк, бәйгедә 2 сыйныфтан алып 10га кадәр командалар катнаша. Беренче ел гына катнашуларына карамастан, югары балл җыеп (171), 2Б класс укучылары беренче урынга лаек булды. Сыйныф җитәкчеләре Лилия Баляева сүзләренә караганда бәйгегә алар бер атна эчендә әзерләнгән. "Катнашкан балалар иң элек үзләре теләк белдерде. Иң активлары, араларында лидерлар күп. Алар мин әйткән һәр сүзне игътибар белән тыңлый, кушканнарны җиренә җиткереп үтиләр. Шуңа без бердәм команда булып чыгыш ясадык та,"- дип уртаклашты тәҗрибәле педагог.
Ата-аналар да читтә калмады. Калганнардан аерылып торган бертөрле киемнәр табарга булыштылар.

Чарага махсус кунаклар чакырылган иде. Яшь патриотларга хәрби хәрәкәттә катнашучысы Айрат Мальканов үзе бәя бирде. Жюрида, шулай ук, ТОС җитәкчесе Венера Наумкина һәм Наталья Цуркан булды. Алар гимназия укучыларының осталыгын югары бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев