Наталья Байгузина: «Иремне эзләп теге дөньяга бардым…”
Ирен югалткан шәһәрдәшебез авыр кайгысын ничек кичергәнен сөйләде.
Наталья Байгузина 3 ел элек тол кала. Ире Рафаэль Шакировичка инфаркт була. Әлеге мизгелне шәһәрдәшебез яшь аралаш искә ала.
“Һаман да авыр кичерәм. Шулхәтле әйбәт иде ирем. Яшьли өйләнешеп 48 ел бергә гомер иттек. Тыныч холыклы, акыллы иде. 3 бала үстердек. Йөрәгенә бер тапкыр да зарланганы булмады. Коронавирусның нәтиҗәсе генә ул. Иремне авыр хәлдә хастаханәгә алып киттеләр. Операциядән соң комада ятты. Шуннан айный алмады. Табиблар аның инсульт булуын да әйттеләр. Тромбасы өзелгән. Менә бүген, 25 январь аның мәңгелек дөньяга киткән көне. 67 яшь кенә иде... Алтын туебызны үткәрергә планнар кора идек... насыйп булмады...", - дип өзгәләнә Наталья Александровна.
Наталья ханым бер ай буе ушына килә алмый ята. Туганнары нишләргә белми, хәтта "шулай китеп барыр инде" дип тә уйлыйлар.
“Шулай иңге-миңге ятканда, иремне эзләп теге дөньяга бардым. Карыйм - Рафаэль арты белән тора. Баскычлардан өске каттагы бинага менә башлады. Артыннан атладым. Ишекне ачып кереп китте. Бар көчем белән шакыйм. Ачты да, “Көтеп тор” диде. Көтәм. Ишекне ачып мине дә кертте. Кешеләр тезелеп утырган. Иремнең баш очында нур балкый. Ул “Бу минем хатыным Наталья Байгузина” дип, кем беләндер таныштырды. Соңыннан “Бар нәрсәнең үз вакыты, бүтән мине эзләмә “, дип куа башлады. Ирем төшләремә еш керә һәм ул мине һәрвакыт куып җибәрә”, - ди шәһәрдәш.
Авыр халәттән чыгу өчен Наталья Байгузина антидепрессантлар да эчә. Әмма барыбер тынычлана алмый. Иренең апасы хәрбиләргә оекбашлар бәйләүче “Дарим тепло” кызлар төркеме турында сөйли. Аңа да төркемгә кушылырга тәкъдим итә. Наталья Байгузина кулына җеп һәм энәләр ала. Бүген ул бәйләм осталары арасында иң күп оекбаш бәйләүчеләрнең берсе. Бер ел эчендә ул 240 йон оек бәйләгән.
“Хәрбиләргә оекбашлар бәйләп кенә яшәү ритмына кереп китә алдым. Күңелем тынычлана. Үзем мин авырлык белән генә йөрим. Оча сөяге буынына операция булды - протез куйдылар. Тезләрем дә авырта. Шуңа күрә ятып бәйлим. Төнге 2гә кадәр йокламаган чаклар була. Мобилизацияләнгән егетләребезне шулхәтле жәллим. Алар өшиләрдер, балакайлар (елый). Бервакыт бер хәрби носкиларны өйдән килеп алды. Рәхмәт әйтеп, кочаклады. Түзә алмадым – елап җибәрдем. Үзем дә бит 2 ул анасы”, - ди Наталья Байгузина.
Хәзерге вакытта шәһәрдәшебез кызы һәм 10 яшьлек оныгы белән яши. Бакчачылык ширкәтендә йорт салып чыгарга җыеналар. Табигать кочагында тагын да күбрәк оекбашлар бәйләргә ниятлим, ди ул.
"Дарим тепло НЧ" төркеме җитәкчесе Светлана Карпова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев