Нәзимә Закирова: «НТВ бер миллион сум түләтер иде»
Штангачы, Чаллының супер әбие хис-тойгылары белән бүлеште.
Чаллыдан штангачы Нәзимә Закированы хәзер бөтен Россиядә беләләр. 83 яшьлек шәһәрдәшебез НТВ каналының «За гранью» тапшыруында катнашты. Нәзимә апа ике егет алып чыккан 40 кг-лы штанганы мамык сыман күтәрде.
– Нәзимә апа, үзегезне хәзер йолдыз сыман хис итәсездер?
– Әле һаман да өнемме бу, төшемме дип йөрим. Үзәк телевидениегә эләгү бәхете бөтен кешегә дә тәтеми бит. Ятим үскән авыл баласы шундый үрләргә ирешсен әле! Күңелем тула. Аллаһка шөкер! Сочи ярышларында 4 алтын медаль яулагач, чын йолдызга әйләндем. 1нче каналда булдым, Россия-2, Рен ТВ, НТВда булдым, ТНВда төштем.
– Тапшыруга үзләре чакырдылармы?
– Пансионатта ял итә идем, шалтыраталар. «Сезнең турында видеолар карап шаккаттык, риза булсагыз, студиябезгә чакырыр идек, бөтен чыгымнарны үз өстебезгә алабыз», – диләр. Чакырган җиргә бар, диләр бит. Ризалаштым. Үзем белән берәрсен алырга куштылар. Кызым Диләрәне һәм Нальчиктан кунакка кайткан оныгым Аринаны да иярттем.
– Ничек каршы алдылар? Вәгъдәләрен үтәделәрме?
– Казанга кызымның машинасы белән бардык, шунда стоянкада калдырдык. Аның өчен акча түләделәр. Мәскәүгә самолёт белән очтык – анда да билетлар әзер иде. Аэропортта каршы алдылар. Безне иркен кунакханәдә урнаштырдылар. Диләрә белән икебезгә бер бүлмә, оныгыбызга аерым бүлмә. Иртәнге аш та алар исәбеннән. Тапшыруга барыр алдыннан бераз Мәскәү белән дә танышырга өлгердек. Сәгать 3кә студиягә алып киттеләр. Өйдән чыгып китеп, кайтып кергәнче бер тиен акча түкмәдек. Алай гына да түгел, катнашкан өчен 15 мең сум гонорар да бирделәр. Шунысы кызык – катнашучылардан аны миңа гына биргәннәр булып чыкты.
НТВ каналы ни өчен тапшыру турында алдан сөйләргә рөхсәт бирмәгән? Нәзимә апа тагын нинди спорт төре белән шөгыльләнергә уйлый? Аның мәхәббәт тарихы турында «Шәһри Чаллы» - «Пятачок» газетасында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев