НДС һәм акцизлар арта
Яңалыклар.
2026 ел башыннан РФ Салым кодексында үзгәрешләр үз көченә керә. НДСның база ставкасы 20%тан 22%ка кадәр арта. Бер үк вакытта керемнәр бусагасы этаплап кими, аны арттырганда УСН һәм ПСН белән эшләүче эшмәкәрләр НДС түләргә тиеш: 2026 елда 20 млн сумга кадәр, 2027 елда 15 млн сумга кадәр һәм 2028 елдан 10 млн сумга кадәр.
Кече һәм урта бизнес вәкилләренең күпчелеге өчен 15% күләмендә киметелгән иминият кертемнәре гамәлдән чыгарыла – алар өстенлекле тармаклар өчен генә сакланачак. IT-компанияләр өчен ставка 7,6%тан 15%ка кадәр арта. Хәтта коммерция оешмасы җитәкчесе хезмәт хакы алмаса да, кертемнәр минимум МРОТ белән исәпләнәчәк.
Шулай ук бердәм салым счетында акчаларны исәпкә алу тәртибе төгәлләштерелә – бәхәсле бурычлар суд карарына кадәр сальдодан төшереп калдырыла. ЕАЭС илләре гражданнары өчен НДФЛның прогрессив шкаласы кертелә (13%тан 22%ка кадәр). Алкогольгә, тәмәке эшләнмәләренә һәм татлы эчемлекләргә акцизлар арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев